Центральная детская библиотека

«Тукай дөньясы»

 Бүген «Пушкинская карта» программасы кысаларында «Тукай дөньясы» дип исемләнгән кызыклы интеллектуаль уен — брейн‑ринг үткәрелде. Чарада Бакый Урманче исемендәге гимназиянең 8 «А» сыйныфы укучылары катнашты.

Чараның төп максаты — яшь буын арасында Габдулла Тукай иҗатын популярлаштыру, милли әдәбиятка карата кызыксыну уяту һәм укучыларның интеллектуаль сәләтләрен үстерү иде.

Брейн‑ринг дүрт раундтан торды. Укучылар Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗади эшчәнлеге буенча кызыклы сорауларга җавап бирделәр, шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, “Кара тартма” гы әйберләрне фаразлап әйттеләр.

Укучылар белемнәрен күрсәтеп, команда белән эшләү күнекмәләрен ныгыттылар.

Чара укучылар арасында милли мәдәниятка карата тирән хөрмәт уяты, рухи байлык алды, яшь йөрәкләргә Тукай сүзе яктылыгын һәм матурлыгын тагын бер тапкыр тоярга мөмкинлек бирде.