Муса Җәлил "Сандугач һәм чишмә"
"Иҗат итү җиңел" арт - терапия проекты кысаларында яшь рәссамнар Муса Җәлилнең "Сандугач һәм чишмә" балладасы белән илһамланып рәсемнәр ясадылар.
"Сандугач һәм чишмә" әсәре - дуслык, фидакарьлек һәм Ватанга мәхәббәт турында баллада ул. Табигать образлары аша шагыйрь әсәрдә югары кешелек сыйфатларын һәм патриотизмны ача.