Центральная детская библиотека

Алар батырлыгы мәңгелек

Махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган якташыбыз — Маняпов Шәүкәт Шакировичны тирән кайгы белән искә алабыз, аның рухына хөрмәт күрсәтеп, рәхмәт хисләребезне белдерәбез.

 

Аның истәлеген мәңгеләштерү максатында безнең китапханәдә еллык күргәзмә оештырылды. Күргәзмәнең төп максаты — чын патриотыбыз һәм батырыбызны онытмау, аның батырлыгына карата тирән хөрмәт уяту, шулай ук аны белгән, яраткан һәм хөрмәт иткән кешеләрне берләштерү. Күргәзмә яшь буын өчен дә мөһим дәрес булып тора — ул ватанына тугрылык һәм ватандашлыгыбызга карата горурлык хисен тәрбияләүгә ярдәм итә.