"9 Май бәйрәме - һәрвакыт хәтердә!"
Бөек Ватан сугышы турындагы китаплар уку укучыларны тәрбияләүдә һәм үстерүдә мөһим роль уйный-ул белем генә биреп калмый, шәхес формалаштыра, илнең тарихын һәм дөньяның кыйммәтен аңларга ярдәм итә.
"9 Май бәйрәме - һәрвакыт хәтердә!" инсталляция-күргәзмәсенә сугыш турындагы хикәяләр җыентыклары куелган. Балалар В.Воскобойниковның "Кама шәһәрендә" һәм "Тугыз йөз көн батырлык", В. Даненбургның "Венаның язгы музыкасы", В. Богомоловның "Сталинград оборонасы өчен" , солдат һәм яшь геройларның батырлыклары турындагы иллюстрацияле китаплар, өчпочмаклы хәрби хатларның күчермәләре белән таныштылар.