Центральная детская библиотека

"Син Тукайны беләсеңме?

"Тукайлы балачак" әдәби клубына йөрүче яшь укучыларыбыз бүген кроссвордлар аша Габдулла Тукай иҗаты дөньясы буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар!

 

Балалар шагыйрьнең тормышы һәм әсәрләре турындагы сорауларны чиштеләр: әкиятләрнең, геройларның исемнәрен, Габдулла Тукай биографиясенең кызыклы фактларын искә төшерделәр. Һәр чишелгән хәреф һәм сүз аларны татар әдәбияты дөньясындагы яңа ачышларга якынайтты.