"Яз тамчылары"
«Бәләкәч "клубында - "Яз тамчылары"
Яз безне матур төсләре белән сөендерә - ә без балаларыбызны һәм аларның әниләрен «Бәләкәч» клубына «Яз тамчылары»дип исемләнгән күңелле дәрескә чакыруыбызга бик шат идек!
Балалар әниләре белән тузганаклар ясадылар, хәрәкәтле уеннар уйнадылар, аппликацияләр ясап, шигырьләр тыңладылар. Барысы да язгы кәеф белән тулыланып, өйләренә таралыштылар! Яңа очрашуларга кадәр!