"Өч песи китапханәдә"
Бүген Детский сад №27 г.Нижнекамск балалар бакчасының 11нче төркем балалары өчен «Өч мәче» мультфильмы геройлары катнашында күңелле һәм мавыктыргыч экскурсия узды. Зирәк Карамелька, шаян Коржик һәм акыллы Компот балаларны китаплар белән таныштырдылар, китапханәдә үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен сөйләделәр, киштәләрдә китаплар табарга өйрәттеләр, уеннар уйнадылар һәм балалар бакчасында уку өчен журналлар буләк иттелэр.