Центральная детская библиотека

"Ул көннәрне онытырлык түгел"

Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 81 еллыгы уңаеннан "Татарча да яхшы бел" проекты кысаларында үткәрелгән "Ул көннәрне онытырлык түгел!" дип исемләнгән чарада 7нче балалар бакчасы нәниләре катнашты. Сугыш китергән тирән хәсрәт, яралар, тол калган хатын-кызлар, "әти" сүзен әйтергә тилмереп үскән сабыйлар, дәһшәтле көннәр афәтен үз башынан кичергән ветераннар язмышы...

 

Коточкыч көннәрнең ачы хәсрәте, сугышчыларның батырлыклары турында язылган китаплар белән танышкач, презентация карап, сугыш җырлары тыңлагач, балалар хәрби эстафетада катнашып, үзләренең тапкырлыкларын, җитезлекләрен, осталыкларын күрсәттеләр. Соңыннан күрсәтелгән Муса Җәлилнең "Кызыл ромашка" шигыре буенча мәктәп укучылары тарафыннан төшерелгән мульфильм да нәниләрнең күңеленә хуш килде.

 

Без халкыбызның батырлык һәм фидакәрьлекләрен, зур югалту һәм корбаннарын һич кенә дә истән чыгармасак иде, аларның данын мәңге сакласак иде.