Центральная детская библиотека

"Тукай атлый янәшә"

Бүген китапханәбездә тылсымлы көн - бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Укучыларны бусагадан ук аның китапларындагы җанлы геройлар - тапкыр Шүрәле, зирәк Су Анасы һәм назлы Күбәләк каршы алды.

 

Төрле яшьтәге балалар шагыйрьнең танылган әсәрләреннән юлларны искә төшерделәр, табышмакларын чиштеләр һәм яраткан Тукай әкиятләре буенча пазллар җыйдылар. Аеруча Габдулла Тукай әсәрләре тупланган «Туган телем - Тукай телем» күргәзмәсе барысын да җәлеп итте, анда төрле еллардагы классик иллюстрацияле басмалар тәкъдим ителгән. Китаплардан һәм презентацияләрдән балалар әти-әниләре белән шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында кызыклы фактлар белделәр һәм өйдә уку өчен китаплар сайладылар.

 

Китапханәгә килгән һәр укучы елмаеп, яңа белемнәр һәм бөек татар шагыйренең китапларын яңадан уку теләге белән өйләренә кайтып киттеләр.