Центральная детская библиотека

"Халыклар бердәмлеге - Россия көче"

Халыкларның күптөрлелеге-ул көч. Россия төрле телле, гореф-гадәтле 190 дан артык халыкны берләштерүче ил. Бердәмлек-аермаларны бетерү түгел, ә аларны тану һәм хөрмәт итү, уртак гражданлык тиңдәшлеге һәм уртак максатлар ул.

9 класс укучылары өчен Пушкин картасы кысаларында "Халыклар бердәмлеге - Россия көче"интеллектуаль уены узды. Чарада балалар ватаныбыз территориясендә яшәүче төрле халыкларның мәдәнияте, тарихы һәм гореф-гадәтләре белән таныштылар. Укучылар барлык биремнәрне үтәүгә зур кызыксыну белән килделәр, Россия халыкларының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында тирән белемнәрен генә түгел, командада эшләү күнекмәләрен дә күрсәттеләр.