Г.Тукай "Шүрәле"
"Экранда китап» проекты кысаларында Галимҗановлар гаиләсе бөек татар шагыйре Г.Тукайның «Шүрәле» әкиятен экранлаштыруны карады. Мультфильм таныш сюжетка яңача карарга мөмкинлек бирә: якты образлар, төсле анимация һәм музыкаль озата бару әсәрнең атмосферасын тирәнрәк тоярга ярдәм итә.
Балалар зур кызыксыну белән әкиятне карадылар, әңгәмәдә катнаштылар һәм әсәргә үзләренең иллюстрацияләрен ясадылар.