Центральная детская библиотека

"Китаплар Патшабикәсендә кунакта"

Балалар китабы атналыгын бәйрәм итү кысаларында без 16 нчы балалар бакчасыннан нәниләрне «Китаплар Патшабикәсендә кунакта " әдәби бәйрәменә чакырдык һәм аларга китаплар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылырга тәкъдим иттек. Китапларны ничек сайларга, китапларны нинди принцип буенча урнаштырырга, алар белән ничек дөрес мөгамәлә итәргә, китапханәдә үзеңне ничек тотарга икәнен балалар зур кызыксыну һәм игътибар белән тыңладылар.

 

Шулай ук китап күргәзмәләре, юбиляр китаплар белән таныштык. Уен программасында да балалар бик теләп катнаштылар: әкияти викторина сорауларына бердәм җавап бирделәр, «Ассоциация», «Уйларны бел!», «Җиде таҗлы чәчәк» уеннарын бик теләп уйнадылар. Ә В.Катаевның «Цветик-семицветик» әсәрендәге әдәби герой Женя иселе кыз һәм Китаплар патшабикәсенең чарага килүе кунакларны тагы да җанландырды.