Центральная детская библиотека

"Халыклар бердәмлеге - Россия көче!"

Пушкин картасы программасы кысаларында Түбән Кама медицина көллиятенең 2 курс студентлары үз белемнәрен күрсәттеләр. "Халыклар бердәмлеге - Россия көче" уены бүген күңелле һәм дустанә атмосферада узды. Балалар чарадан бик күп тәэсирләр алдылар, ә гадәти булмаган биремнәр балаларның игътибарын әлеге уенга җәлеп итте.
Россия - уникаль ил, анда гасырлар буе 190нан артык халык тату һәм дус яши. Аларның һәркайсы дәүләтебезнең гомуми мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә һәм тарихына бәһасез өлеш кертә.
Чара башында катнашучыларны җылыту һәм уенның төп өлешенә әзерләү өчен 5 сораудан торган разминка үткәрелде. Төп өлеш төрле категориядәге сорауларны үз эченә алды. Һәр категория катнашучылардан белем, логик фикерләү һәм тиз арада карар кабул итү сәләтен таләп итә торган уникаль сораулар җыелмасы тәкъдим итте.
Балалар хөкүмәтебез турында үзләренең белемнәрен искә төшереп, аларны тулыландырдылар һәм командада эшли белүләрен дә күрсәттеләр.