Центральная детская библиотека

""Матур булып үсегез!

Әлмәт ягы - әдәбиятка күп язучылар, бөек шәхесләр биргән як. Күрәсең, бу төбәк үзенең табигате, халкының яшәеше белән дә әле бик күп иҗат җимешләре бирерлек һич саекмас сихри, илаһи иҗат чишмәсенә ия. 

 

Бүген без МБОУ «Гимназия №2» НМР РТ укучылары белән шул төбәктә яшәп иҗат итүче татар поэзиясенең күренекле шагыйрәсе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби премия лауреаты — Гузалия Галлямова иҗаты белән таныштык, шигырьләрен укыдык, табышмакларын чиштек.

 

Аның һәрбер шигыре — үзенчәлекле, эчтәлекле һәм, иң мөһиме, балаларга аңлаешлы, гади телдә язылган. Туган телгә, табигатькә, гаиләгә багышланган юлларны балалар бик яратып өйрәнәләр.

 

Ә иң кызыклысы алда! 
15 апрель көнне Гүзәлия Галләмова үзе безнең китапханәгә кунакка килә! Очрашуны түземсезлек белән көтәбез һәм барча әдәбият сөючеләрне дә очрашуга чакырабыз!