"Космо-квиз"
"ЛитераТУР" проекты кысаларында бүген яшьләр өчен "Космо-квиз!" дип исемләнгән кызыклы интеллектуаль уен узды. Бу чарада 6 нчы номерлы мәктәпнең алтынчы сыйныф укучылары катнашып, космик дөньяга сәяхәт кылдылар.
Уен барышында балалар Россия космонавтикасы тарихына чумдылар, Кояш системасы турындагы үз белемнәрен яңарттылар. Шулай ук, космос темасына багышланган әдәби әсәрләр искә алынды, бу юнәлештәге әдәбиятка аерым игътибар бирелде.
Бу интеллектуаль бәйге укучыларга яңа мәгълүматлар бирү белән беррәттән, аларның космос турындагы кызыксынуын арттырды һәм киләчәктә бу өлкәдә белемнәрен тирәнәйтү теләген уятты.
Квизда актив катнашкан барлык укучыларга зур рәхмәт белдерәбез.