"Китап бите саклаучылар - кыстыргычлар»
Бүген «Иҗат итү җиңел» арт-терапия проекты кысаларында «Китап бите саклаучылар - кыстыргычлар» дигән тылсымлы мастер-класс узды.
Яшь укучылар, Габдулла Тукай әсәрләреннән образлар һәм мотивлар белән илһамланып, уникаль кыстыргычлар иҗат иттеләр.
Һәрбер эш үзенчәлекле килеп чыкты-аңа балалар җылылык һәм иҗат өлешчәсен салдылар.