"Шатлык өстәп күңелгә"
Буыннан-буынга асыл хәзинә булып күчеп килә торган, заман җилләре кисә алмаган, кешелек өчен иң кадерле байлыклар бар. Юк, алар асылташлар түгел. Бәяләп бетергесез, еллар узган саен кадерен арттыра барган бу изге хәзинәнең исеме – Әдәбият.
Шагыйрь-язучыларыбызның күпсанлы юбилейларын искә алып, Түбән Кама китапханәләр берләшмәсендә 2026 ел Әдәбият һәм сәнгать елы дип игълан ителде. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай айлыгы кысаларында, бүген безнең китапханәдә «Китаплы балачак» проекты буенча уздырылучы «Шатлык өстәп күңелгә...» дип исемләнгән әдәби очрашу узды.
Бездә кунакта – Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби премия лауреаты, укытучы, тәрбияче, балалар өчен язылган «Матур булып үсегез», «Җиләкле җәй», «Яфраклар биюе», «Җанга газиз җирләр», «Югалмас мирас» кебек мавыктыргыч китаплар авторы – Гузалия Галлямова
Кичәбезне Гүзәлия апаның хәтерендә сакланган балачак истәлекләре, мәктәп тормышы хатирәләре, бүгенге иҗат дөньясыннан өзекләр тагын да нурландырып, җанландырып җибәрде. 2нче санлы Бакый Урманче исемендәге гимназия укучылары МБОУ «Гимназия №2» НМР РТ үз чиратында Гүзәлия апаның шигырьләрен укулары белән безне сөендерделәр.
Яраткан шагыйрәбез бүген олы иҗат планнары белән яши. Аның яңа гына тагын бер китабы басылып чыкты. Бу – соңгысы булмасын иде. Үзенең үзенчәлекле иҗаты белән ул безнең күңелләрне рухи азыкка баетсын, яктыртсын. Гүзәлия апа, сезгә һәрвакыт иҗат уңышлары насыйп булсын! Иҗатыгызны сөюче дусларыгызның изге теләге шул.