"Нәүрүз - яз бәйрәме"
Бүген "Бөтен гаилә өчен якшәмбе ялы" проекты кысаларында «Нәүрүз-яз бәйрәме» танып белү — уен программасы узды.
Балалар татарларда, казакларда һәм башкортларда Нәүрүз бәйрәме традицияләре белән таныштылар, табигатьнең яңаруын һәм Яңа ел башлануын символлаштырган борынгы бәйрәмнең тарихы турында белделәр.
Балалар борынгы йолаларны искә төшереп, буыннан-буынга күчә торган күңелле халык уеннары уйнадылар.
Үз куллары белән үзенчәлекле сувенир — «Нәүрүз» үлән агачы ясадылар. Хәзер бу сөйкемле яшел "чукмарбашлар" өйдә үсәчәк һәм бүгенге кояшлы көн турында искә төшерәчәк.
Яңа очрашуларга кадәр!