“Сагынырлар әле безнең таулар...”

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Фаил Шафигуллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан “Сагынырлар әле безнең таулар...” дип  аталган китап һәм электрон күргәзмәләр эшләнде. Юмор-сатира остасы, прозаик, шагыйрь каләменә йөгерек тел, тыелгысыз шуклык-шаянлык, нечкә зәвык, зур фикерне искиткеч бер ихласлык белән, уенга борып әйтә белү хас. Аның иҗаты – халыкчан.

Күргәзмәдә язучының төрле жанрдагы әсәрләре урын алды. Бу әдәби әсәрләр, шигырьләр беркемне дә битараф калдырмас. Китапханәбездә көтеп калабыз!