Күңел һаман яшь

Җәйнең иң матур бер көнендә, кояш нурларына күм елгән Тукай паркында, шәһәребезнең хезмәт ветераннары өчен күңелле һәм җылы әдәби-музыкаль кичә узды. "Күңел һаман яшь" дип исемләнгән бу чара, ветераннарны берләштерү, аларга хөрмәт күрсәтү һәм иҗади рухларын күтәрү максатыннан оештырылды. Шәһәребезнең хезмәт ветераннары чарада катнашып үткәндәге хатирәләрен яңартып, истәлекләре белән бүлештеләр, җырлап-биеп күңел ачтылар.