Сабантуй бәйрәме
Тукай паркы бүген Сабантуй рухына күмелде! "Яшьлегем чишмәләре" клубы әгъзалары өчен оештырылган бу бәйрәм күңелләргә хуш килде. Җыр-моң, биюләр, төрле уеннар һәм көлке – болар барысы да бергә кушылып Тукай паркы гөрләп торды. Барлык катнашучылар да актив катнашып, күтәренке кәеф белән таралыштылар.