Гөрли Сабантуйлары....
Сабантуй – ул бәйрәм генә түгел, ул халыкның буыннан-буынга күчә торган тарихын һәм гореф-гадәтләрен чагылдыра. Ул халкыбызның рухи дөньясының, милли йолаларының матур бер үрнәге булып тора. Сабан туе – ул борынгы заманнардан килгән, тырыш хезмәткә багышланган, язгы кыр эшләренең уңышлы тәмамлануын билгеләп үтүче милли бәйрәм.
Бүген, кояш елмаеп, күк йөзе аяз булган бер матур көнне, үзәк китапханә хезмәткәрләре Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында 14 нче лицей укучылары белән берлектә күңел ачу уены оештырдылар. Алар арасында чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, бүләкне кисеп алу кебек ярышлар булды . Һәр уен, һәр ярыш – ул татар халкының борынгы йолаларына, гореф-гадәтләренә бәйле.
Китапханә хезмәткәрләре бу чара аша яшь буынга милли культурабызның бай мирасын, гореф- гадәтләребезнең әһәмиятен җиткерергә тырыштылар.