Сабантуйга ашкына күңел

Һәрбер иген үстерүче халыкның язгы кыр эшләре бетү уңаеннан уздырыла торган бәйрәме бар. Татарларда ул - данлыклы Сабан туе. Элек Сабан туен иртә яздан үткәргәннәр. Бәйрәм алдыннан Җир-ананы «сыйлаганнар»: басуда ук тары боткасы пешереп, бала-чаганы ашатканнар. Дога кылганнан соң, агач сукага ат җигеп, җирне сөргәннәр һәм беренче буразнага орлык чәчкәннәр. Кайбер якларда балалар буразнада йомырка тәгәрәтеп уйнаган, шулай иткәндә ашлык бөртеге йомырка кадәр була дип ышанганнар. Бүген Сабан туе чәчү эшләре беткәч үткәрелә. Сабан туе җитәкчеләрнең котлау сүзеннән, кыр батырларын хөрмәтләүдән башлана. Аннары бәйрәм майлап шомартылган биек баганага менү, ат чабышы, капчык белән сугышу, чүлмәк вату, көянтә-чиләк белән су ташу һәм тагын бик күптөрле көч, тапкырлык һәм җитезлек таләп итә торган күңелле ярышлар белән дәвам итә. Ярышларның иң мөһиме - милли көрәш. Ә соңыннан инде кичке уен: җыр-бию, әйлән-бәйлән, уен-көлке, бәйрәм табыны.
Үзәк китапханәдә "Сабантуйга ашкына күңел..." дип аталган күргәзмә- инсталляция әзерләнде. Күргәзмәдә әлеге милли бәйрәмнең үзенчәлекләре, тарихы турында мәгълүмат белән таныша аласыз.