Мин кабаттан язларыма кайттым

Бүген китапханәбездә шәһәребезнең 60 еллык юбилее уңаеннан “Бу - безнең шәһәр” проекты кысаларында узучы “Мин кабаттан язларыма кайттым” дип исемләнгән әдәби-музыкаль очрашу булды. Очрашу кунагы - 1966-1978 елларда Түбән Кама төзелешенә, эшчәнлегенә үзеннән өлеш керткән, беренче төзүчеләр белән бергә шушы матур калада гүзәл эшләр башкарган, өч китап авторы - Зиләрә Вахитова – Шәфигуллина. Кичәдә катнашучылар авторның шәхесенә, иҗатына, эшчәнлегенә кагылышлы сорауларга җавап алдылар.
Кунагыбыз үзенең истәлекләре белән уртаклашты. Зиләрә апаның
сүзләреннән күренгәнчә, ул Түбән Камада яшәгән елларын бик яратып искә ала. Ул вакытларны ул иң бәхетле, иң истәлекле чор дип атады. Төзүчеләрнең тырышлыгы, матур максатлар белән яшәүләре, аларның бер-берләренә булган хөрмәтләре, яңа шәһәрне барлыкка китерүдәге уртак хезмәтләре – болар барысы да аның күңелендә тирән эз калдырган. Шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барган кичә һәркемнең күңеленә хуш килде.