Бәхет ачкычы
5 май – Халыкара гаилә көне уңаеннан үзәк бәйрәме дип билгеләнеп үтә. Гаилә — ул дөньяда яшәүче парларга бердәнбер, кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны.
Кеше бу җиһанга бәхетле булыр өчен туа, ә бәхетле булу өчен кешенең гаиләсе булырга тиеш. Шулай бит килешәсездер? Юкка гына, «Гаилә - бәхет ачкычы», - дип әйтмәгән бит халкыбыз. Гаилә - кешелеклелек, әхлак, яшәеш нигезе. Динебез дә гаилә мәсьәләләрен һәрчак күз уңында тоткан.
Ни куаныч, безнең шәһәребездә дә да пар канатлы, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер-берсен яратып, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүче гаиләләр күп.
Бүген Г.Тукай исемендәге уку һәм ял итү паркында ГАЙНЕМӨХӘММӘТОВЛАР гаиләсе белән "Бәхет ачкычы" дип исемләнгән әдәби-музыкаль очрашу булып узды. Бүгенге очрашуда әдәбият, музыка, тормыш турындагы фикерләр алышынды.
Очрашу барышында моңлы җырлар, шигырьләр яңгырады. Бу ямьле кичә, чын бәхет ачкычын һәркемгә күрсәткәндәй, күңелләргә дәвамлы тәэсир калдырды. Мәдәни чара гаилә кыйммәтләрен, туган якка мәхәббәтне, иҗатның бөек көчен тагын бер кат искәртте.