Халкым хәтере - мәңгелек!
Кайбер бәйрәмнәрне елмаеп-көлеп түгел, күз яшьләре белән искә алалар. 9 Май - Бөек Жиңү көне дә әнә шундый бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне Совет гаскәрләренең Бөек Ватан сугышында җиңү яулавын билгеләп үтәбез. 1941 елда башланган Бөек Ватан сугышы 1945елның 9 маенда гына тәмамлана.
Чит җирләрдә башын салган батыр сугышчылар, туган илләренә исән-имин әйләнеп кайткан ветераннар беркайчан да онытылмас. Халык хәтере - мәңгелек!
Бүген "Шәфкатьлелек" тернәкләндерү үзәгендә китапханә хезмәткәрләре Җиңү көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр .