Ядкәрләр авазы/Голос воспоминаний

Үзәк китапханә хезмәткәрләре Н.В.Лемаев исемендәге нефть-химия һәм нефть эшәкәртү көллияте студентлары белән берлектә "Ядкәрләр авазы"/"Голос воспоминаний" дип аталган әдәби кичә үткәрделәр. Әлеге чарада сугыш ачысы, җиңүнең никадәр корбаннар китерүе турында сөйләделәр. Туган илне саклау өчен яу кырында башын салган геройлар, аларның тиңдәшсез батырлыклары турында искә алдык. Әйе, сугыш чоры авырлыкларын, каһарманлык һәм фаҗигаләрне халык хәтерендә мәңгегә саклау – безнең бурычыбыз. "Ядкәрләр авазы" кичәсе – ул үткәнгә сәяхәт, киләчәккә сабак.Сугыш кырларыннан кайтмаганнарны искә алу – безнең изге вазыйфабыз. Аларның батырлыгы безнең өчен, киләчәк буыннар өчен һәрвакыт үрнәк булып калачак. Шушы кичә аша яшь буын сугышның асылын, аннан килгән ачы газапларны яхшырак аңлар, тынычлыкның кадерен белер дип өметләнәбез