Тукай дөньясы
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген..!
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел!
Аның иҗаты татар халкының рухи хәзинәсендә аерым урын алып тора. Тукай әсәрләре туган телгә, мәдәнияткә, милли үзаңга мәхәббәт тәрбияли.
Олуг юбилей уңаеннан, бөек шагыйребезнең якты истәлегенә хөрмәт белән күргәзмә-инсталляция оештырылды.