Тукай моңы - халык җыры

Бүген Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында үзенчәлекле җылы атмосфера хөкем сөрде. Биредә шигърият көне генә түгел, ә бөек татар шагыйренең туган көненә багышланган тантана да булды.Чарада Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты искә төшерелде. Аның әсәрләренең бүгенге көн өчен дә актуаль булуы ассызыкланды.
Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичәдә Тукай шигырьләрен иң оста сөйләүчеләр – җиңүчеләр тәбикләнде. Сәхнәдән талантлы нәфис сүз осталары башкаруындагы шигырьләр яңгырады. Аларның һәрберсе Тукай рухын, аның сүзенең яктылыгын һәм тирәнлеген ача алды. Тыңлаучылар да, сәхнәдәгеләр дә бер үк хисләр белән янды – туган телгә, милли мәдәнияткә мәхәббәт.
Бу көн, һичшиксез, һәр катнашучының күңелендә тирән эз калдырыр. Габдулла Тукай мирасын саклау, пропагандалау һәм яшь буынга тапшыру – ул безнең уртак бурычыбыз.