Күңелләрдә син, Тукай!

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан оештырылган махсус әдәби кичәдә өлкән буын вәкилләре җыелды. Бу кичәдә  Тукай мирасының безнең күңелләрдә ничек яшәвен, аның шигырьләренең бүгенге көндә дә актуальлеген һәм безгә нинди рухи азык бирүен искә төшердек. Тукайның шигырләрен укыдык, тормыш юлына, иҗатына багышланган викторина уены үткәрдек. Кичәне Г.Тукайның татар гимнына әйләнгән “Туган тел” җыры белән тәмамладык.