Тукай һәр шагыйрьгә яшьтәш. Сукырлар китапханәсе.
Бүген күрмәүчеләр оешмасында безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан истәлекле чара узды. Без бөек шәхесебезнең тормышын һәм иҗатын искә алдык, аның безгә калдырган бай мирасы турында сөйләштек.
Тукай – ул безнең өчен генә түгел, ә һәр татар шагыйре өчен дә яшьтәш, юл күрсәтүче, рухи азык бирүче бер бөек зат. Аның шигырьләре, әкиятләре, гыйбрәтле хикәяләре безнең күңелләргә тирән урын алган. Тукайның сүзләрендә милли рух, халыкның язмышы, туган телгә мәхәббәт яши. Ул безгә татар булуның нинди зур бәхет икәнен аңлатты, милли үзаңны уятуда зур роль уйнады.
Чарада катнашучылар Тукайның тормыш юлындагы мөһим мизгелләрне искә алдылар, аның әсәрләреннән өзекләр укыдылар, викторина сорауларына җаваплар аша Г.Тукайның биографиясен тормышын искә төшерделәр.Кунаклар шагыйрьнең иҗатының бүгенге көн өчен дә әһәмиятен, аның әсәрләренең яшь буынны тәрбияләүдәге ролен ассызыкладылар.
Бу көн безгә тагын бер кат Тукайның безнең өчен нинди кадерле булуын, аның иҗатының мәңгелек булуын искәртте. Аның сүзләре безне һәрвакыт илһамландырачак, юл күрсәтәчәк һәм татар халкының рухи байлыгын сакларга өйрәтәчәк. Тукай яшәгән, Тукай яшәр!
Сегодня в библиотеке слепых прошел литературный час, приуроченный к 140-летию со дня рождения Габдуллы Тукая. Библиотекарь рассказала страницы из жизни и творчества великого татарского поэта. Габдулла Тукай - это поэт, который одинаково дорог всем - и взрослым, и детям. Его книги учат ценить красоту родного края, доброту, призывают быть милосердными, справедливыми и смелыми. В ходе мероприятия прозвучали татарские мелодии, песни на стихи поэта, прочитали вслух произведения Тукая. А также была оформлена книжная выставка «Тукай - родник поэзии».