Еллар аша Тукай дәшә
Бөек татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Бакый Урманче исемендәге гимназия укучылары белән берлектә Тукай иленә сәяхәт кылдык. "Еллар аша Тукай дәшә" исемле тамчы-шоуның һәр мизгеле Габдулла Тукайның тормышын һәм иҗатын чагылдырды.
Уенда Тукайның иң якын, иң мәшһүр әсәрләреннән өзекләрне искә төшердек. Төрле сәнгать төрләре аша, заманча музыкаль бизәлеш һәм мультимедиа чаралары кулланып, без шагыйрьнең рухын, аның сүзләренең көчен һәм мәңгелеген җиткерергә тырыштык.
Тукайның мирасын саклау, аның әдәби мохитен баету – ул безнең изге бурычыбыз.