Заман һәм мин

Кеше гомере, нигездә, узган еллар саны белән билгеләнми, ә куйган хезмәтләре, башкарган эшләре, инсанлык кылган гамәлләре белән үлчәнә. Һәр милләт, һәр халык өчен шундый шәхесләр бик кадерле. Мәдәниятне, фәнне, әдәбиятны үстерүгә керткән өлешләре белән халык мәхәббәтен яулаганнар аз түгел. Безнең шәһәребез дә мондый тырыш, иҗатчы, халыкны рухи яктан баеткан кадерле кешеләргә бай.
Шуларның иң күренеклеләреннән берсе – Фәрит Имамов. Ул – күпкырлы талант иясе, язучы, журналист, рәссам.
Татар әдәбиятында, журналистикасында гына түгел, ә гомумән мәдәниятебездә үз урынын тапкан, хөрмәткә лаеклы шәхеснең әсәрләре укучыны уйландыра, яңа карашлар бирә, ә рәсемнәре исә күңелгә ятышлы, тирән мәгънәле. “Туган як” газетасы аша ул һәркөн диярлек безнең белән аралашып тора, тормышның катлаулы, әмма кызыклы якларын ача.
“Заман һәм мин” дип исемләнгән бу очрашу безнең өчен дә, Фәрит Имамов өчен дә файдалы булыр дип ышанабыз. Бүген без аның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләштек. Кичәдә китапханәче кызларның Ф.Имамов әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәтүләре, "Нардуган" җыр һәм бию ансамбле солистлары Айзат Шәйхетдинов һәм Шамил Хаҗипов чыгышы да ямь өстенә ямь булды.