Озын гомерлелеккә юл

Тукай исемендәге китапханәдә уңышлы гына эшләп килүче «Яшьлегем чишмәләре» төркеменә безнең шәһәребезнең хезмәт ветераннары бик теләп йөриләр. Алар өчен китапханә – ул ял итү, аралашу һәм яңа дуслар табу урыны гына түгел, ә рухи азык таба торган мөһим бер мәйданчык та.

Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, алар өчен махсус "Сәламәтлек сәгате" үткәрелде. Бу чарада ветераннар файдалы киңәшләр алдылар, сәламәт яшәү рәвеше турында фикер алыштылар һәм, әлбәттә, бер-берләре белән күңелле итеп аралаштылар.