Гаташ - мәхәббәт җырчысы
30 мартта танылган шагыйрь Рәдиф Гаташка 85 яшь тулды. Тормышка, табигатькә олы мәхәббәт, ихлас эчкерсезлек, публицистик, фәлсәфи-лирик уйланулар, заман үзгәрешләрен сизгер тою шушы сыйфатлар шагыйрьнең иҗат йөзен билгели. Шагыйрьнең шигырь цикллары казакъ, төрек, азәрбайҗан, латыш, литва һ.б. халыклар телләренә тәрҗемә ителгән. Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Шагыйрьнең китапларыннан торган күргәзмә әзерләнде.Шагыйрьнең иҗатын тирәнрәк өйрәнергә теләүчеләрне китапханәдә көтеп калабыз.