Елмаеп көлик әле

      1 апрель – Көлке көне. Бу көнне без якыннарыбызны, дусларыбызны җиңелчә алдап, күңел ачу, шаярту гадәтен үтәп,бер-беребезгә елмаю бүләк итәбез. Көлке көне – ул күңел күтәренкелеге, җиңелчә шаярулар һәм яхшы кәеф көне. Бу көнне һәркем үзен бераз бала кебек хис итә, тормышның җитдилегеннән бераз арынып, шатлык белән уртаклаша. Шул уңайдан үзәк китапханәдә “Елмаеп, көлик әле” дип аталган китап күргәзмәсе әзерләнде. Күргәзмәдә төрле елларда иҗат ителгән юмористик, сатирик хикәяләр, шигырьләр һәм мәзәкләр урын алды.