"Серле дөнья эчендә"
Шәһәребезнең 60 еллык юбилее уңаеннан бүген Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Серле дөнья эчендә» дип аталган иҗади очрашу узды. Чарабызның кунагы милли проектлар авторы, «СӨЕНЕЧ» театры җитәкчесе - Вәсилә Исмәгыйлева булды. Безгә килүегез, җылы очрашу өчен зур рәхмәт!
Вәсилә Исмәгыйлева килгән кунакларга театрның оешу тарихын сөйләде, сәхнәдә уйнаган артистларга бәйле мәгълүматләр бирде, театрның бүгенге тормышы турында кызыклы әңгәмә алып барды. Театрның төп максаты - уен формасында балаларга тәрбия бирү, туган телне өйрәтү.
Театр һәрвакыт яктылыкка, нурга илтсен! Тормышыбыз ямьле булсын!