Сәхнә серләре

Театр атналыгы кысаларында бик җылы һәм күңелле чара узды. Бу көнне безнең кунагыбыз – "Сөенеч" курчак театры җитәкчесе Василя Исмагыйль кызы булды. Аның белән очрашу чын мәгънәсендә рухи бәйрәмгә әверелде!
Бу истәлекле вакыйга уңаеннан, китапханәдә махсус тематик китап күргәзмәсе оештырылды. Анда театр дөньясына чумарга ярдәм итүче бик күп кызыклы басмалар тәкъдим ителде. Иң мөһиме – китаплар татар һәм рус телләрендә иде, шулай итеп һәркем үзенә ошаганны таба алды.
Бу чара театр сәнгатенә мәхәббәтне тагын да ныгытты һәм китап укуның әһәмиятен искә төшерде.