"Вакыт һәм Әхсән"

Кеше гомер буе үзенә җандаш эзли. Таба аламы ул аны? Анысын һәркем үзе генә белә. Бәлки, озак хыялланган җандашны очратмыйча, дөньялыктан китеп тә барабыздыр...
Шикләнмичә расларга мөмкин: Әхсән Фәтхетдинов югары кимәлдәге талант иясе иде. Ул дәрәҗәле мөнбәренә авыр һәм га­заплы юл үтеп, танылу-танылмау бас­кычлары аша күтәрелгән шәхес. Андый чиста кеше юк. Ул сабый да, хаким дә иде. Ияләрнең иясе. Ияләр дә күренеп йөр­ми бит. Әхсән – Табигать баласы.