Алтын балык

Иртән кояш чыкканда да,

Кичен кояш батканда да.

Бөтен кеше рәхәтләнеп,

Яллар итеп ятканда да.

Су буенда балыкчы,

Кармак сала балыкчы!

"Алтын балык" исемле  әдәби-музыкаль кичәбез балыкчылар көне уңаеннан узды.

Викторина уеннары, кызыклы мәгълүматлар, җыр- бию белән кичәбез бик күңелле үтте.