Городская детская библиотека - филиал № 7

"Анам телем-якты көнем"

“Туган тел атналыгы” кысаларында 44 нче балалар бакчасында “Анам теле- якты көнем” дип исемләнгән шигъри минутлар чарасы уздырдык. Чара сөекле шагыйребез Г.Тукайның "Туган тел" шигыре белән башланып китте. Балалар “Халыкара туган тел көне” турында кыскача мәгълүмат белән таныштылар, танылган татар шагыйрьләренең туган телгә багышланган шигырьләрен сөйләделәр, рәсемнәр буенча әкият исемнәрен һәм андагы геройларны атадылар.Ә ахырда бик теләп татар халкының “Түбәтәй” уенын уйнадылар.