"Җырым булсын бүләгем"
Бүген шәһәребезнең 92 нче балалар бакчасында “Җәлил укулары” кысаларында “Җырым булсын бүләгем” дип исемләнгән чара уздырдык .Балалар презентация аша шагыйрь турында күп мәгълумат белделәр , аның шигырьләрен укыдылар, “Карак песи” исемле шигыре буенча кечкенә инсценировка күрсәттеләр. Ә соңыннан татар халкының “Күрсәт әле үскәнем “ исемле уенын уйнадылар.