Городская детская библиотека - филиал № 7

"Аулак өй"

Милли җырлы - биюле уеннар аша балаларда туган телгә карата хөрмәт тәрбияләү, балаларның сүз байлыкларын арттыру һәм балаларны татар халкының милли гореф-гадәтләре белән таныштыруны дәвам итү максатыннан 2 нче гимназия укучылары белән китапханәчеләр тарафыннан “Аулак өй” оештырылды. Балалар җырлап-биеп күңел ачтылар, шигырь сөйләделәр һәм татар халкының милли уеннарын уйнап рухландылар. “Әбекәй белән кызчыкның” театральләштереп күрсәткән өзекне караганнан соң чарада катнашкан һәрбер бала күтәренке кәефтә калды һәм күпкенә мәгълумат туплады.