"Бакый Урманче иҗаты"
“Шәһәрем урамнары” проекты кысаларында 3 нче мәктәпнең 5 сыйныф укучылары белән “ Бакый Урманче иҗаты” буенча кичә уздырылды. Балалар татар сынлы сәнгатенә нигез салучы һәм классик дип танылган рәссамның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштылар, презентация аша вертуаль экскурсиягә Казан музеена юл тоттылар. Б.Урманченең күпкырлы талант иясе булуын ачыклап, китапханәбезнең даими укучылары сорауларга җавап бирделәр һәм Түбән Кама урамнарының берсе нинди бөек кеше исемен йөрткәнен белделәр.
Рәссамнар турында кызыклы мультфильм караганнан соң, укучылар үзләре дә рәссам булу һөнәрен үзләштерделәр, этаплы сүрәтләү алымы кулланып, “Керпе” рәсеме ясарга өйрәнделәр.