Городская детская библиотека - филиал № 7

"Энҗеле калфак: үзең чик тә, үзең так"

"Кәләпүш мәктәбе" кысаларында 2 нче гимназиясенең 4 сыйныф укучылары белән "Энҗеле калфак: үзең чик тә, үзең так" исеме астында чара узды. Балалар татар халкының милли баш киеме - калфак һәм түбәтәйнең килеп чыгу тарихы, презентаөия аша чигү ысуллары һәм бизәкләрнең матурлыгы белән таныштылар. Шулай ук "10 түбәтәй" исемле мультфильм карап, сорауларга җавап бирделәр. Чараның иң кызыклы мизгеле булып, татар халкының "Түбәтәй" уены һәм төсле карандашлар белән калфак буяу булды.

Татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштыру максатыннан әзерләнгән чараның төп чыганагы булып "Ел китабы 2017" конкурсында катнашкан  Нурзия Сергееваның "Тылсымлы бизәк" китабы иде.