"Яфрак очларында сары төс"
Көзнең иң матур бер көнендә 7 нче филиал балалар китапханәсендә шәһәребездә яшәп, иҗат итүче шагыйрә - Мария Пашина-Логинова белән
очрашу кичәсе узды. Тормышның авырлыкларына бирешмичә, яшәүнең нинди олы бәхет икәнлеген тоя белә торган Мария ханым, 2 нче гимназия укучыларын үз иҗаты белән таныштырып, үз тормышы турында сөйләде.
Очрашу кичәсенең иң күңелле мизгеле булып, китапханәчеләр тарафыннан “Шук малай” исемле хикәядән өзекне сәхнәләштереп күрсәтү иде. Авторның балалар өчен язылган шигырьләре дә битараф калдырмады, ә киресенчә сөенү хисе уятып, җанландырды.
Чара ахырында балалар белән яфрак ясау буенча мастер-класс оештырылды. Көзнең иң матур, иң якты бизәге буган – яфрак, ясалма агачның бизәлеше булып торды.