Городская детская библиотека - филиал № 7

Балалар язучысы Нурзия Мирхазованың иҗаты белән танышу

21 март көнне 7 нче балалар китапханәсендә 83 нче балалар бакчасының өлкән группа балалары өчен Нурзия Мирхазова иҗатына багышланган чара үткәрелде. Кичә Нурзия Мирхазованың тормыш юлы белән таныштырудан башланды. Балалар бик кызыксынып Нурзия Мирхазованың “Иң матур бакча”, “Шәһәремә”, “Тукай абыйга”, “Көзге байлык”, “Туган телем ”шигырьләрен тыңладылар. Әлеге шигырьләргә бәйләп “Күбәләкне кем тизрәк тота”, “Музыкаль йомгак”, “Габдулла Тукай әкиятләреннән, шигырьләреннән буталган әйберләр”, “Җиләк- җимешләр җыю” уеннары үткәрелде. Чара азагында балалар Нурзия Мирхазовага багышланган күргәзмә белән таныштылар. Кичәбез бик күңелле үтте.