"Тукай китаплары буенча сәяхәт"
2026 ел Габдулла Тукайның тууына -140 ел дип игълан ителде. Шул уңайдан, республика күләмендә күп кенә чаралар уздырыла. 44№ «Мирас» балалар бакчасында, сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, шигьри минутлар чарасы узды. Балалар белән бергәләп, язучының әкиятләрен искә төшереп, шигырьләре укылды.