"Синең батырлык мәңге онытылмас!"
️Бөек татар шагыйренең мирасын саклау максатыннан, 2№ Гимназия укучылары өчен Советлар Союзы Герое Муса Җәлил тормышына һәм иҗатына багышланган чара узды. Китапханәче М. Җәлилнең фронтта хезмәт итүе һәм әсирлеккә эләгүе турында сөйләде. Моабит төрмәсендә утыруы, анда Җәлил фашизмга каршы яшерен эшчәнлекнең актив катнашучысы булуы; җәзалауларга һәм үлем җәзасына карамастан, шигырь язуын дәвам итүе, аларны камерадашларына тапшыруы турында ачык итеп аңлатты.
Шагыйрьнең үлемсез шигырьләре,тормыш юлы һәм каһарманлыгы турындагы мәгълүматлар балалар күңелендә соклану хисләре уятты.