Городская детская библиотека - филиал № 7

"Тукай безнең күңелләрдә"

Габдулла Тукай иҗатын, аның тормыш юлын, әсәрләрен искә төшерү максатыннан, Пушкин исемендәге 3№ Лицееның 2 сыйныф укучылары өчен әдәби чара узды. Китапханәче Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, шагыйрьнең шигырьләре буенча рольле укулар үткәрде.

Аның әсәрләре Ватанга, туган якка һәм халыкка мәхәббәт белән сугарылган. Шул ук вакытта алар бик гыйбрәтле, зирәк һәм игелекле. Матурлыкка, хезмәт сөючәнлеккә өйрәтәләр, шәфкатьле, гадел һәм кыю булырга өндиләр. Укучыларның күңеленә иман, өмет, хыяллар салалар, шатлык һәм илһам китерәләр.